Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстанда 12-14 июнь көннәрендә 244 спиртлы эчемлек кулланган машина йөртүче тоткарланган

Шуларның 15е инде бер тапкыр исерек килеш эләккән булган.

Татарстан ЮХИДИ матбугат хезмәте, 12-14 нче июньдә республикада, "Россия көне" һәм халкыбызның милли бәйрәме "Сабантуй" көннәрендә юл йөрү кагыйдәләрен бозуны кисәтү максатыннан профилактик чаралар үткәрелде. Аеруча исерек килеш руль артына утырып хокук бозучыларны булдырмауга игътибар ителде, дип хәбәр итә.

Ведомство хәдәр иткәнчә, 12-14 нче июнь көннәрендә 244 машина йөртүче спиртлы эчемлекләр кулланган килеш автомобиль белән идарә иткәндә тоткарланган. Шуларның 15 инде икенче тапкыр исерек килеш руль артына утырып эләккән.

Дәүләт автоинспекция хезмәткәре искәрткәнчә спиртлы эчеклекләр кулланган килеш руль артына утырып хокук бозган өчен, 30 мең сум административ штраф һәм 1,5 - 2 елга кадәр машина йөртү хокуыннан мәхрүм итү каралган. Кабат шулай ук хокук бозу очрагы теркәлгәндә, хокук бозучыны Россия УК 264,1 статьясы нигезендә ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.

ТР ЮХИДИ хезмәтәрләре юлларда аеруча игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.

Онытмасак иде, өйләребездә безне һәрберебезне көтәләр һәм юллар ялгышлыкларны кичерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исерек шофер