Татарстанда 15 яшьлек кыз трамвай астында калып һәлак булган
Казанда 4нче маршрут буенча йөрүче трамвай 15 яшьлек кызны бәрдереп үтергән.
Бу хакта «Татарстанга барам» Telegram-каналына шаһитлар хәбәр иткән.
Шаһитлар әлеге хәлнең Гвардейская урамындагы 32нче йорт янында булуын белдерә. Урында полиция һәм «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре эшли.
«Метроэлектротранс»та аныклауларынча, кыз юлны тиешле булмаган урында чыккан, трамвай йөртүче тормозга баскан, тик туктарга өлгермәгән — тормоз юлы озынрак була. Һәлакәт нәтиҗәсендә, яшүсмер үлә.
Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык шартларын билгеләү өчен тикшерү эшләре бара. Шулай ук «Метроэлектротранс» да 4 нче маршрут хәрәкәте туктатылган.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев