Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстанда бер ир-ат нәни кызын бишенче кат тәрәзәсеннән ыргыткан

Баланың хәле турында әлегә бернинди дә мәгълүмат юк.

Казанның Юдино бистәсендә нәни кызын бишенче кат тәрәзәсеннән ыргыткан ир-атны тоткарлаганнар. 

Гадәттән тыш хәл Ильич урамындагы күпкатлы йортларның берсендә булган. Ярымшәрә ир баласын фатиры тәрәзәсеннән ыргытырга җыенган бер мәлдә, шул тирәдән узып баручылар, бу хәлне күреп, барлык ашыгыч хезмәтләрне чакырткан. Ир, тәрәзәсе төбендә халык җыелуга карамастан, барыбер үзенекен иткән: кызчыкны түбәнгә ыргыткан. Бала кар көртенә барып төшкән. Шаһитлар аны шундук якындагы кибеткә күтәреп алып кергән. 

Баланың хәле турында әлегә бернинди дә мәгълүмат юк. Полиция хезмәткәрләре госгвардиячеләр белән бирегә шундук килеп җиткән һәм ирне фатирыннан алып чыгып киткән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига