Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстанда бүген М7 юлындагы һәлакәттә дүрт кешенең гомере өзелгән (+фото)

Йөк машинасы һәм “УАЗ” микроавтобусы бәрелешеп, машиналарга ут капкан.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Минзәлә районында йөк машинасы һәм “УАЗ” микроавтобусы бәрелешү сәбәпле, дүрт кеше һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген кич белән Мәскәү - Уфа юлының 1186нчы километрында "УАЗ” һәм “Форд” йөк машинасы бәрелешкән. Ике машинага да ут капкан.

Юл-транспорт һәлакәтендә "УАЗ” машинасын йөртүченең һәм өч пассажирның гомере өзелгән. Йөк машинасын йөртүче зыян күрмәгән.

Урынга килгән Күзәмбәт авылы янгын сүндерүчеләре оператив рәвештә утны сүндергән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә юл полициясе хезмәткәрләренең юл-транспорт һәлакәте сәбәпләрен ачыклаячакларын әйттеләр. Җыелган материаллар буенча закон нигезендә тиешле карар кабул ителәчәк.


 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп