Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстанда җиңел автомобиль өстенә ут баганасы ауган

Авария төнлә белән Казан-Волжск трассасында килеп чыккан.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда җиңел автомобиль урам уты баганасына килеп бәрелгән, тимер-бетон конструкция машинаның түбәсенә ауган, дип хәбәр итә бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләр.

Авария төнлә белән Казан-Волжск трассасында килеп чыккан.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә шоферның бите яраланган, пассажиры зыян күрмәгән.

Машина йөртүче егетнең әйтүенчә, аның Волжскидан эштән кайтып килеше булган. Ул руль артында йоклап киткән булырга да мөмкин, чөнки баганага бәрелүен бөтенләй хәтерләми.

Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп