Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстанда ике машина кара-каршы бәрелешкән һәлакәттә өч кешенең гомере өзелгән

Юл-транспорт һәлакәтен каршы полосага чыккан «БМВ» китереп чыгарган.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Казан — Оренбург юлында «БМВ» һәм «Лада» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән һәлакәттә өч кешенең гомере өзелгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бүген көндез Казан — Оренбург юлының 47нче чакрымында «БМВ» йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Лада» белән кара-каршы бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләре һәм һәлак булган затларның шәхесләре ачыклана. Һәлакәт урынында ЮХИДИ инспекторлары эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп