Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстанда пошины бәрдергән машина йөртүче һәлак булган

Кичә кич Кузайкино-Нурлат – Чирмешән юлының 8нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булды.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда трассада поши бәрдергән 60 яшьлек машина йөртүче һәлак булган. Пошига бәрелгәннән соң автомобиль юл читенә төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«6нчы октябрь 17.20 сәгатьтә Кузайкино – Нурлат-Чирмешән автомобиль юлының 8нче чакрымында "Шкода Октавия" автомобиле руле артында 60 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыккан һәм юлда басып торган пошины бәрдергән», – дип сөйләделәр агентлыкка ведомствода.

Шуннан соң иномарка юлдан кюветка төшеп каплана. Авариядә җиңел машина йөртүче алган җәрәхәтләрдән вафат була.
 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп