Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстанда Шәле – Саескан Тавы трассасындагы авариядә 19 яшьлек кыз һәлак булган

Төрле тән җәрәхәтләре алган шоферларның икесен дә, шулай ук Корея автомобиле пассажирларын хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда «Лада» һәм «Киа» автомобильләре «маңгайга-маңгай» бәрелешү нәтиҗәсендә 19 яшьлек кызның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә көндез Шәле – Саескан Тавы трассасының 26нчы километрында «Лада Калина» һәм «Киа Соренто» автомобильләре бәрелешкән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Лада»ның 20 яшьлек йөртүчесе идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм «Киа» автомобиле белән «маңгайга-маңгай» бәрелешкән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Бәрелешү шундый көчле булган ки, төрле якка «чәчелгән» машиналар тимер өеменә әверелгән.

Авариядә 19 яшьлек кыз һәлак булган. Төрле тән җәрәхәтләре алган шоферларның икесен дә, шулай ук Корея автомобиле пассажирларын (хатын-кыз һәм 9, 12 яшьлек балалар) хастаханәгә озатканнар. Табиблар тикшергәннән соң аларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр.

Фото: Госавтоиспекция РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп