Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстанда сыра төялгән «КАМАЗ» машинасы шартлаган

Гадәттән тыш хәл М7 трассасының 1016нчы чакрымында - «Тургай» автостоянкасында булган.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Татарстанда 50 000 шешә сыра төялгән «КАМАЗ» машинасы шартлаган. Аның Түбән Новгород шәһәреннән килеше булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

М7 трассасының 1016нчы чакрымында - «Тургай» автостоянкасында йөк машинасы шартлавы хакындагы хәбәр 112 бердәм номерына 15 майда 05.25 сәгатьтә килгән.

Урынга 70нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юл тоткан. Аларны 45 яшьлек шофер каршы алган. Ир-ат әйтүенчә, ул «КАМАЗ» кабинасында тәмәке тартырга уйлаган, кабинада исә азык әзерләү өчен газ плитәсе урнаштырылган булган. Көчле шартлау тавышы яңгыраган, шуның нәтиҗәсендә йөк машинасының кабинасы һәм якындагы «Рено» белән «Мерседес» йөк автомобильләре дә зыян күргән.

«КАМАЗ» шоферының 60 процент тәне пешкән.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп