Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстанда томан аркасында килеп чыккан юл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән

Кичә иртән Саескан Тавы – Шәле автомобиль юлының 1нче чакрымында «Лада Ларгус» светофорга туктаган йөк машинасына килеп бәрелгән.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Татарстанда күз күреме начар булу сәбәпле килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Дүшәмбе көнне, 11 мартта, 7.10 сәгатьтә «Лада Ларгус» шоферы, башлангыч мәгълүматларга караганда, һава торышы начар булуга да карамастан тизлеген арттырган һәм светофорга туктаган «МАН» йөк автомобиленә килеп бәрелгән», - дип искәрттеләр Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә.

Нәтиҗәдә, «Лада»ның 22 яшьлек шоферы һәм 29 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп