Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстанда укучының бугазына пычак терәгән укытучыны хөкем иткәннәр

Бу хакта «Татар-информ» Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев мәгълүматларына таянып яза.

Казанда 52 яшьлек хатын-кыз укытучыны хөкем иткәннәр. Ул коллегасына һәм укучыга үтерү белән янаган. 

Узган елның маенда Казанның бер мәктәбендә укытучы-дефектолог булып эшләүче хатын-кыз, кулына пычак тотып, сыйныф бүлмәсенә атылып кергән дә башта пычакны укучының бугазына терәгән, шуннан соң педагог янына барып, аңа да үтерү белән янаган. 

Хөкем ителгән хатын-кыз, педагогка гына янадым дип, гаебен өлешчә таныган. Суд аңа карата 380 сәгать мәҗбүри эшкә җәлеп итү рәвешендә җәза чарасы билгеләгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига