Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстанда юл һәлакәтендә җиде кеше зыян күргән

Һәлакәт кичә кич Чаллы-Сарман юлында булган.

(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Татарстанда “КИА” һәм “Тойота” автомобильләре бәрелешүендә җиде кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт урынына 89 нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән.

Якынча мәгълүматларга караганда, “КИА” автомобиленең 29 яшьлек йөртүчесе идарәне югалтып, каршы як полосага чыккан һәм каршы хәрәкәт итүче “Тойота” белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә җиде кеше җитди җәрәхәтләр алган. Кореядә җитештерелгән автомобильдә йөртүче һәм биш пассажир булган, шул исәптә – 6 һәм 10 яшьлек кыз балалар. Алар төрле җәрәхәтләр алган һәм Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылган.

Япония автомобиле йөртүчесе дә җиди зыян күргән һәм ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатылган.

Коткаручылар янгын чыкмасын өчен автомобильләрнең аккумуляторларын сүндергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп