Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне юлларда сак булырга өнди

Алдагы берничә көндә Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне юлларда сак булырга өнди.

Синоптикларның мәгълүматлары буенча, алдагы берничә көндә Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә.

Алдагы өч көндә республикада җилнең тизлеге урыны белән секундына 22 метрга кадәр җитәчәк. Буран юлларда күз күремен 1000 метрга кадәр киметәчәк, бозлавык хасил булырга мөмкин.

ЮХИДИ идарәсендә искәртүләренчә, машина йөртүчеләрнең һава шартлары белән исәпләшмәве юл-транспорт һәлакәтләренә китерә.

Әйтик, 20 ноябрьдә Чистайда «Дэу» автомобилен идарә итүче хатын-кыз һава шартларын исәпкә алмаган, идарәсен югалтып каршы як полосага чыккан һәм «Шевроле» белән бәрелешкән. Төрле тән җәрәхәтләре алган хатын-кызны Чистай Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юлларда аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/22/175695/

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне юлларда сак булырга өнди.

Синоптикларның мәгълүматлары буенча, алдагы берничә көндә Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә.

Алдагы өч көндә республикада җилнең тизлеге урыны белән секундына 22 метрга кадәр җитәчәк. Буран юлларда күз күремен 100 метрга кадәр киметәчәк, бозлавык хасил булырга мөмкин.

ЮХИДИ идарәсендә искәртүләренчә, машина йөртүчеләрнең һава шартлары белән исәпләшмәве юл-транспорт һәлакәтләренә китерә.

Әйтик, 20 ноябрьдә Чистайда «Дэу» автомобилен идарә итүче хатын-кыз һава шартларын исәпкә алмаган, идарәсен югалтып каршы як полосага чыккан һәм «Шевроле» белән бәрелешкән. Төрле тән җәрәхәтләре алган хатын-кызны Чистай Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр.

Балтачта 21 ноябрь көнне "Лада Калина" машинасын йөртүче ханым шулай ук юл-транспорт һәлакәтенә очрады. Ахыры аның өчен аяныч төгәлләнде. Ул вафат.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юлларда аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы