Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Телефоннан сөйләшү тыела

1 апрельдән бирле Татарстан территориясендә «Мобильник» дигән профилактик чара бара. Әлеге чараның төп максаты – юлларда машина белән идарә иткәндә кәрәзле телефоннарны, гомумән, электрон гаджетларны куллануны тыю.

Чөнки рульдә барган килеш кенә смс-хәбәр язулар, төрле программалар куллану, уеннар уйнап бару, селфи ясаулар, бер-бер артлы сөйләшүләр шоферның игътибарын юл хәрәкәтеннән читкә юнәлтә, һәм күп очракта үкенечле һәлакәтләргә дә китерә. Кулланган очракта да ул махсус җайланмага көйләнгән булырга тиеш. Әгәр куелган таләпләр үтәлми икән, РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексының 12.36.1 маддәсе нигезендә, 1500 сум штраф салыначак.

Әлеге чара 30 апрельгә кадәр дәвам итә.

Фото: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: телефон