Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Әтием, әнием, минем яшисем килә!

«Бала — төп пассажир» чарасы кысаларында бүген иртән бистәнең бишенче номерлы балалар бакчасы һәм Балтач гимназиясе янында бик мөһим акция үткәрелде.

Анда гимназиянең бертөркем яшь инспекторлары, ЮХИДИ хезмәткәре Рәниф Галимбәков, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева, «Форпост» отряды һәм аның җитәкчесе Фердинанд Гыйлемҗанов катнашты.

Чараның төп максаты – балалар иминлеге иде. Шоферларга истәлек буклетлары, ә балаларга бик кызыклы һәм файдалы китаплар тапшырылды. Аларда балаларны һәрчак махсус утыргычта йөртергә кирәклеге искәртелгән булса да, һәрбер әти-әни китаптан башка да бу мәсьәләне аңларга һәм баласының гомерен саклап калу өчен барын да эшләргә тиеш.

Шуны онытмыйк, ваемсызлыкның да бер ахыры булырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юид «Бала — төп пассажир»