Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Әтисе күз алдында кызын машина таптаткан

7 декабрьдә 12 яшьлек бала юл фаҗигасендә һәлак булган.

Бу хәл Татарстанның Түбән Кама районында булган. 35 яшьлек ир идарә иткән "Мерседес" машинасы кыз баланы бәрдереп киткән.
Мәрхүмә кыз Әминә исемле. Ул Түбән Кама шәһәренә туганнарына барырга ниятли. Тукталышта автобустан төшкәч, ул юл аша чыга башлый. Анда баланы әтисе көтеп тора. Нәкъ менә шул мизгелдә кызны иномарка таптата. Әминә машина астына эләгә һәм шул урында үлә. Шулай итеп, фаҗига кызның атасының күз алдында була.

Мәрхүмәне җирләргә бик күп халык җыелган. Әминә турында дуслары да, өлкәннәр дә яхшы сүз белән генә искә ала. Ул мөселман гаиләсендә үскән, тәртипле, тәрбияле булган.

Аварияне күргән шаһитларның күрсәтмәләре төрле. "Мерседес" машинасын йөртүче, бу кыз юлны аркылыга йөгереп чыкты, дип раслый, дип яза Кызыл таң. Шаһитлар исә, фаҗига җәяүлеләр чыга торган "зебра"да булды, дип сөйли.

Автор: Резеда Галикәева

Фото:  ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп бала үлгән