Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Әтисенең машинасын урлый һәм, авариягә эләгеп, һәлак була

Урынга килгән табиблар да аның үлемен раслый

Мәскәү өлкәсендәге Талдом шәһәрендә 16 яшьлек үсмер юл һәлакәтендә үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте. Малай әтисен алдап, аның Audi машинасын урлап чыгып китә. Тик бала үзенең машина йөртү осталыгын бәяләп җиткерми шул, ул төнге авариядә һәлак була. Мәскәү өлкәсе прокуратурасы шул хакта тикшерү башлаган. Фаҗига 20 майда төнге бер тирәсендә Есаулово авылы янында була. Моңа кадәр ярты сәгать алдан 16 яшьлек малай әтисенең иномаркасын рөхсәтсез алып чыгып китә. Ул Audi машинасында җилдереп кайтмакчы була. Ләкин бала идарәсен югалта һәм зур тизлектә барган килеш юл кырыена төшеп китә. Машина берничә тапкыр әйләнеп каплана.
Узып баручы машиналар туктый, алар малайны иномаркадан чыгармакчы була. Тик бу вакытта үсмер инде үлә. Урынга килгән табиблар да аның үлемен раслый.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/24-05-2020/unalty-yashlek-smer-tisene-inomarkasyn-urlyy-m-lak-bula-5744452

Фото: https://pixabay.com/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев