Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Тизлеген 18 тапкыр арттырган!

Автобус һәлакәте турында сөйләгәндә, йөртүчесенең 18 тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылуы ассызыкланды.

Узган ялларда республикада ике җитди авария теркәлде: аларда Стәрлетамак районында — 4, Архангель районында 6 кеше һәлак булды.

Бүген оператив киңәшмәдә Башкортстан республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, соңгы һәлакәт турында сөйләгәндә, водительнең 18 тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылуын ассызыклады. Нигездә, тизлекне арттырган өчен.

— Кайда чыкканлыгы да билгесез чит ил автобусында пассажирлар ташу — үлем белән уйнау ул. Авария вакытында бөтен утыргычлары да чыгып очкан. Пассажирлар да ваемсыз: һәлак булучылар, кызганычка каршы, каешларын эләктермәгән булган. Ә водительнең 18 тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылуын белгәннән соң, чәчләр үрә тора. Менә шундый бәндәләр пассажирлар ташый. Ул - Яр Чаллыдан. Коллегалар бу эшне җентекле тикшерер, дип ышанам, — диде Радий Хәбиров.

Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин имгәнүчеләргә күрсәтелгән медицина ярдәме турында сөйләде, дип яза Кызыл таң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп