Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Тәүлекнең караңгы вакытында юлны аркылы чыгу өчен җәяүлеләргә фонарьлар тараталар

5-18 март көннәрендә Татарстан Республикасында караңгы вакытта җәяүлеләрнең фонарьлардан файдалануны популярлаштыру чаралары узачак.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы кысаларында җәяүлеләрне бәрдерүләрне профилактикалау чаралары тәкъдим ителде. Дәүләт автоинспекциясе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ хезмәткәрләре автомобиль юллары янында урнашкан торак пунктларда яшәүчеләр арасында аңлату эшләре алып барачак. Очрашкан вакытта җәяүлеләргә фонарьлар өләшәчәкләр. 2019 елда җәяүлеләр катнашында 1 427 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 130 кеше үлгән һәм 1 343 кеше җәрәхәтләнгән. 75 очракта җәяүлеләр, үзләре белән яктылыкны кайтара торган элементлары булмаган хәлдә, тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә юлга чыгалар. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 45 кеше һәлак булган һәм 31 кеше җәрәхәтләр алган.

Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.1 пункты нигезендә җәяүлеләр юл чыкканда һәм юл читләре яисә автомобиль юлының кырые буйлап хәрәкәт иткәндә тәүлекнең караңгы вакытында яисә күз күреме начар булу шартларында яктылык кайтаручы элементлар булган предметларны үзләре белән алырга һәм аларны транспорт чаралары йөртүчеләр белән күзгә күренеп торуын тәэмин итәргә тиеш. Яктылык-кайтаргыч элементлардан файдалану җәяүлене 65%ка бәрдерү куркынычын киметә. Якындагы якты фар белән хәрәкәт иткәндә, машина йөртүче җәяүлене күрер ераклык 50 метрдан 200 метрга кадәр, ә ерак ут белән хәрәкәт иткәндә - 350 метрга кадәр арта. Балтач муниципаль районы дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга өнди һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклеген искә төшерә.

 Балтач ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев