Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Төмән-Адлер поездында 12 яшьлек кыз үлгән

124 бала хастаханәгә эләккән

Төмән-Адлер поездында 12 яшьлек кыз үлгән. 124 бала хастаханәгә эләккән

Төмән-Адлер поездында баручы балаларның температурасы күтәрелгән. 12 яшьлек кыз үлгән, 124 баланы инфекция хастаханәсенә салганнар. Луганск халык республикасыннан килгән бу балаларның 15енә грипп диагнозы куйганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

125 бала Луганскидан Төмәнгә «Олимпийская ребячка» лагеренә ял итәргә килгән. Алар бер атна лагерьдә булган. 19 декабрьдә балаларны Төмән-Адлер поездына утыртып, өйләренә озатканнар. Төркемне 11 өлкән кеше, шул исәптән ике медицина хезмәткәре озата барган.

«19 декабрьдә 9.30 сәгатьтә алар китте. Смена вакытында медицина хезмәткәрләре көненә өч тапкыр термометрия ясады, киткәндә барысын тикшерделәр, барысы да сәламәт иде», — дигән лагерь директоры Елена Шептун.

Поездга утыргач, икенче көнне 12 яшьлек кызның температурасы күтәрелә. «Температураны төшерделәр, тик кичкә кабат хәле начарланды. Реанимация чаралары ярдәм итмәде, кыз үлде», — дигән ЛХР сәламәтлек саклау министры Наталия Пащенко.

Бу вакытта поезд Пензада була. Калган балалар да хәлсезлеккә зарлана. 65 баланың температурасы күтәрелә. 21 декабрьдә поезд Саратов өлкәсенең Балашов шәһәренә килә. Биредә балаларны Саратов хастаханәсенә салалар.

«Россия Тикшерү комитетының Пенза өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе поездда бала үлеме буенча җинаять эше ачты», — дигәннәр Россия Тикшерү комитетында.

Саратов губернаторы Роман Бусарган хәбәр иткәнчә, 60 балада ОРВИ билгеләре, 15ендә А гриппы расланган.

«А гриппыннан шулай тиз үлмиләр. Гриппның бер сиптомы югары температура булса да», — дигән ЛХР терапевты һәм отоларингологы Александр Кувенев.

ТАСС белешмәсе буенча, Төмән-Адлер поездында барган 124 бала хастаханәдә. Саратов өлкәсе сәламәтлек саклау министры Олег Костин сүзләренчә, балаларның бер өлеше ОРВИ белән авырый. Авыр хәлдәгеләр юк. «124 бала хастаханәдә. Нормаль хәлдә, адекват. Бу контроль чара, аларны табиблар карый. Бер өлеше ОРВИ белән авырый», — дигән ул.

Аның сүзләренчә, 60 балада ОРВИ, температуралары 38 градустан югары түгел. Балаларга 12-14 яшь. Озата баручы өлкәннәр арасында авыручылар юк.

«Төркемдә 125 бала булган, поездда 12 яшьлек кыз үлгән», диелә ТАСС хәбәрендә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/toman-adler-poezdynda-12-yaslek-kyz-ulgan-124-bala-xastaxanada-5863172

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига