Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Тоннель» операциясе нәтиҗәләре

"Тоннель" операциясе барышында 42 транспорт чарасы тикшерелеп 10 машина йөртүчегә беркетмә төзелгән.

Хөрмәтле автомобиль йөртүчеләр! «Бала-төп пассажир» чарасы кысаларында, 29 гыйнвар көнне Иске Салавыч авылының Советская урамында «Тоннель» операциясе үткәрелде. Ул юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе һәм Балтач полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, юл кагыйдәсен даими бозучыларны, балаларны махсус утыргычка утырмыйча йөртүчеләрне, иминлек каешын такмыйча йөрүчеләрне кисәтү максатыннан узды.

Операция барышында 42 транспорт чарасы тикшерелде, куркынычсызлык каешы такмаган 3 кеше, яше тулмаган балаларны махсус утыргычка утыртмаучы 2 кеше, укып булмый торган хәлдәге номерлы машина белән йөрүче 5 шоферга беркетмә төзелде.

Мондый күңелсезлекләргә эләкмәс өчен ЮХИДИ бүлеге инспекторлары сезне юл кагыйдәләрен үтәп йөрергә чакыра.


Балтач районы ЮХИДИ бүлеге.

Фото: ЮХИДИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Тоннель" операциясе