Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

“Тоннель”дә кемнәргә беркетмә төзелгән? (+фото)

“Игьтибар, балалар” профилактик чарасы кысаларында бүген районыбызда “Тоннель” операциясе үткәрелде. Аның барышында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре машинада балигъ булмаганнарны йөртү тәртибенә аеруча да игьтибар итте.

Ике сәгать дәвам иткән тикшерү барышында барлыгы 42 машина туктатылган, шулар арасыннан 3 машинада балигъ булмаган бала махсус утыргычсыз, 4 шофер иминлек каешын куймаган, 2 машинаның номеры укырлык хәлдә булмаган, 1 йөртүче телефоннан сөйләшеп барган. 
Даими үткәрелеп торучы әлеге чара барышында кагыйдә бозучылар чыгып тора, аларга беркетмәләр төзелеп тора. Бер “эләккән” машина йөртүчегә икенче тапкыр акыл булсын иде дә бит... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев