Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

"Тоннель"не кемнәр үтә алмаган?

Кичә районыбызда “Тоннель” операциясе үтте. Әлеге чара куркынычсызлык каешын эләктермичә генә машинада җилдерүче шоферларны һәм балаларны махсус утыргычка утыртмыйча йөрүчеләрне булдырмау максатыннан оештырылды.

Операция барышында 57 транспорт чарасы тикшерелде, шуның 2се куркынычсызлык каешын эләктермәгән шоферга, 1се махсус утыргычка бала утыртмаучыга, 4се укып булмый торган хәлдәге номерлы машина белән йөрүчегә һәм 1се спиртлы эчемлекләр кулланган килеш машина белән идарә итүчегә төзелде. Шулай ук әлеге шоферның машинасы түләүле саклау урынына озатылды. Мондый күңелсезлекләргә тарымас өчен ЮХИДИ бүлеге инспекторлары юл кагыйдәләрен үтәп йөрергә чакыра.

Балтач районы ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Тоннель" операциясе