Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Түрә ханым үсмерне бәрдергән, аннан акча да алмакчы

Ә гамәлдә, һөнәри бурычларына ярашлы, үл үзе балалаларның юлда хәвефсезлеге мәсьәләләре өчен җавап биргән.

Мурманск өлкәсе Мәгариф министрлыгының элекке хезмәткәре велосипедта юлына чыккан малайны бәрдерә. Аның әти-әнисе түрәгә каршы судка мөрәҗәгать итми. Ә менә ул үзе машинасына китерелгән зыян өчен 120 мең сум акча алачак.

Судның мондый карары җәмәгатьчелекне ике лагерьга бүлде. Беренчесе түрәгә ярдәм итә, бу карар үсмергә генә түгел, башкаларга да тормыш сабагы булачак, дип белдерә. Икенчеләр исә, хатын-кыз үзен начар тота, дип саный, чөнки акчаны бала сәламәтлегенә караганда югарырак куярга ярамый.

Авария 2018 елның июлендә Мурманск янындагы Юркино авылында була. "Volkswagen Tiguan" руле артындагы хатын-кыз яшь велосипедчы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, автомобильнең берничә урыннан буявы куба һәм арткы көзгесе сына, ә малайның яңагы сына, алгы тешләре төшә, баш мие селкенә, тәне һәм башы җәрәхәтләнә.

Баланың әти-әнисе автомобиль хуҗасын судка бирмәскә булган һәм үз көчләре белән баланы дәвалаган, аның каравы, соңрак түрәнең компенсация алырга теләве ачыкланган. Суд мәктәп укучысының ата-анасы биргән экспертиза нәтиҗәләрен кабул итмәгән һәм гариза бирүчегә 120 мең сум акча түләргә мәҗбүр итә. Гаилә карар өстеннән шикаять бирергә ниятли.

Малай үзе ике ел эчендә тернәкләнгән диярлек, әмма тешсез калган. Аңа аларны 25 яшьтән соң гына куярга мөмкин булачак, дип яза Кызыл таң.

 

Фото:vk.com

Автор: Резида Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп суд штраф