Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Төркемләп балаларны автобусларда йөртүне оештыруны контрольдә тоту турында

Автобуслар техник яктан төзек булырга, куркынычсызлык каешлары, тахограф, «Глонасс – 112» системасы белән җиһазландырылырган, «балаларны ташу» һәм «тизлекне чикләү» билгеләре беркетелгән булырга тиеш.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләре тарафыннан нигездә даими рәвештә балаларны төркемләп автобусларда йөртүне оештыруны контрольдә тоту буенча эш алып барыла.

Мондый категориядәге пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыру таләпләре Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган балаларны автобуслар белән төркеләп йөртүне оештыру кагыйдәләре белән билгеләнгән.

Балаларны автобусларда йөрткәндә төп таләпләрнең берсе - ЮХИДИ бүлекчәләренә тиешле хәбәрнамәне үз вакытында бирү. Ул шәһәрара маршрутта пассажирларны йөртә башлаганчы 48 сәгатьтән дә соңга калмыйча, шәһәр һәм шәһәр яны аралыкта пассажирлар йөртә башлаганчы 24 сәгатьтән дә соңга калмыйча тапшырыла. Хәбәрнамәне ЮХИДИгә турыдан - туры мөрәҗәгать иткәндә, шулай ук Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайты аша бирергә мөмкин.

Балалар төркемнәрен оешкан төстә йөртү өчен соңгы соңгы 2 ел эш стажының 1 елы "D" категорияле машина йөртүче буларак эшләгән,  балаларны йөртә башланганчыга кадәр бер ел дәвамында юл хәрәкәте өлкәсендә хокук бозулар өчен идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яки административ кулга алу рәвешендә административ җаваплылыкка тартылмаган шоферларга рөхсәт ителә.

Автобуслар техник яктан төзек булырга, куркынычсызлык каешлары, тахограф, «Глонасс – 112» системасы белән җиһазландырылырган, «балаларны ташу» һәм «тизлекне чикләү» билгеләре беркетелгән булырга тиеш.

Балаларны төнге вакытта (23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр) йөтрү тыела. Искәрмә булып, тимер юл вокзалларына һәм аэропортларга илтү һәм алып кайту, 100 км дан артмаган маршрут азагы, тора.

Закон нигезендә балалар төркемнәрен автобусларда йөртүне оештыру кагыйдәләрен бозган өчен автобус йөртүчеләргә - 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 25меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга - 100 меңнән 200 мең сумга кадәр административ җаваплылык каралган.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга киңәш итә.

Александр Севрикеев -

Татарстан Республикасы буенча

ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Төркемләп балаларны автобусларда йөртүне оештыруны контрольдә тоту турында

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп автобуслары