Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Төркиядә Россия туристлары утырган автобус әйләнгән, дүрт кеше вафат булган

Автобус аэропортка барган булган.

2 нче август көнне Анталия провинциясендә Манавгат шәһәре янында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта ТАСС РФ Генераль консуллыгына сылтама белән хәбәр итә.

Автобус аэропортка бара торган булган, дип хәбәр ителә. Салонда Россиядән 22 турист булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, шофер каршы як полосога чыга һәм автобус әйләнеп каплана.

Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган. Тагын дүртесе яраланган. Зыян күрүчеләр Анталия хастаханәләренә салынган.

Туристлар  21.50 сәгатьтә Самарага очарга тиеш булган.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Төркия автобус әйләнгән