Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

“Тәртип бозма, бозсаң, штрафыңны вакытында түлә!” – Балтач Юл хәрәкәте инспекциясе кисәтә

Административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 20.25 статьясы нигезендә, административ штрафлар, законда каралган срокта түләнмәгән очракта, икеләтә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә түләтелә, 15 тәүлеккә кадәр сак астына алу яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.

Мондый җәзалар штрафларын 70 көн эчендә түләмәүчеләргә карата кулланыла.
Кызганычка, безнең районда да андый гражданнар бар. 2017 елның 9 аенда 167 шундый шоферга, административ протокол төзелеп, эшләре судка җибәрелде. Шуларның 118енә штраф суммасын икеләтә түләү җәзасы бирелде, 9 кешегә мәҗбүри эш билгеләнде, 7 кеше 15 тәүлеккә сак астына алынды. Калган 33 протокол чит район шоферларына төзелеп, аларның эшләре шул районнарга җибәрелде. Мондый күңелсез хәлгә калмас өчен штрафларыгызны ДАИдан 2-54-43 телефоны аша белешеп торырга кирәк. Штрафларны банкларда һәм ДАИдагы терминалда түләргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250