Тукта! Синең гомереңә куркыныч яный
«Юл – чакрымнар йомгагы» проекты кысаларында газетабызның алдагы санында Дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов белән 2022 елга нәтиҗә ясап, әңгәмәбез басылган иде, бүген без сезгә шуның дәвамын тәкъдим итәбез.
– Рафил Равилевич, узган ел районыбызда балигъ булмаган балалар катнашында да юл-транспорт һәлакәтләре теркәлде. Бу юнәлештә эшләгән эшләрегез дә күп, ләкин күңелсезлекләр булып тора.
– 2022 елның 12 ае эчендә 16 яшькәчә яшүсмерләр катнашында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда ике бала төрле тән җәрәхәтләре алды. Берсе пассажир буларак булса, икенчесе велосипедта йөргәндә юл кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле һәлакәт китереп чыгарды. Ел дәвамында без тәрбия һәм белем бирү учакларында да, яшь инспекторлар катнашында юлларда да төрле чаралар үткәреп торабыз. Ләкин шуңа да карамас-тан, үзләренең гомерләрен куркыныч астына куючы егет-кызлар очрап тора.
– Күп кенә әти-әниләрне бер сорау кызыксындыра – 14 яше тулмаган балалар әти-әниләре яннарында булганда урамда велосипедта йөри алалармы?
– Юк, әти-әниләре янәшә булса да, велосипедта барган баланы җәяү барган бала кебек кулларыннан тотып йөртә алмыйлар бит. Шуңа да 14 яше тулмаган бала велосипедта машина юлыннан йөрергә тиеш түгел. Ул тротуар, паркларда махсус юллардан яки ишегалды тирәсендә генә йөри ала. 14 яше тулган балалар да велосипедта йөргәндә юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөрергә тиешләр. 2022 елда велосипедчы яшүсмер катнашында килеп чыккан юл һәлакәте дә кагыйдәләрне үтәмәгәннең нәтиҗәсе булды. Велосипедчы юлны аркылы чыкканда велосипедтан төшеп, аны этеп чыгарга тиеш. Ләкин күп очракта бу кагыйдә сакланмый һәм ахыры һәлакәт белән тәмамлана. Тагын шуны да искәртәсе килә, велосипедчыларның күпчелек вакыт башларына капюшон киелгән һәм әле алар наушник-лардан да булалар. Шуңа да алар килгән транспортны ишетми.
– Рафил Равилевич, җәй җитү белән яшьләр мотоцикл һәм мопедларда да элдерә башлыйлар. Электросамокатлар да Балтачта күренгәли...
– Заманалар үзгәргән саен безнең транспорт төрләре дә арта. Мәсәлән, хәзер электросамокатлар модага кереп китте. Әгәр электросамокатның моторының көче 250 Вттан югары икән, ул мопедка тиңләнә, шуңа да андый электросамокат белән идарә итәр өчен машина йөртү таныклыгында «М» категориясе булырга тиеш. Шуңа күрә электросамокатлар белән кем генә идарә итсә дә, моны исләрендә тотсыннар иде. Әти-әниләр балаларына электросамокатлар алып бирәләр икән, ул юлдан да, юл кырыннан да йөрергә тиеш түгел. Алар паркларда махсус урыннарда, мәктәп ишегалларында гына йөри алалар.
Мопед һәм мотоцикл иярләүчеләр дә аларга кагылышлы бөтен төр кагыйдәләрне үтәргә тиешләр һәм шул ук вакытта мондый төр транспорт чарасында артка кеше утыртып йөрергә ярамый.
2022 елда районыбызда зурырак балалар катнашында шундый хәлләр дә булгалады – әти-әниләренең машиналарын яки мотоциклларын сорамыйча алып чыгып китүчеләр. Андый яшүсмерләр учетка куелды, ә әти-әниләренә балаларын тиешенчә карамаган өчен беркетмә төзелде, машина хуҗасына 30 мең сум күләмендә штраф салынды.
Мин мондый очракларны әти-әниләрнең ваемсызлыгы дияр идем. Алар балаларының кая, нишләп йөргәннәрен дә белми. Кайчак әти-әни машинасында чабулаучы яшүсмерләрне инспекторлар туктатыр өчен куып та йөрде.
Мисал өчен, бер яшүсмерне тоткарлагач, әтисе бик аптырады, унда өйгә кайтты бит ул, дип. Егет чыннан да башта өенә кайта, әти-әнисе йоклап киткәч, ачкычны алып, машина белән чыгып китә. Безнең гаиләдә мондый хәл булмас, дип беребез дә әйтә алмый. Шуңа да машина ачкычларын балалар белми торган җиргә куярга кирәк.
– Сез төрле чараларда яктылык кайтаргыч элементларның мөһимлеге турында гел сөйлисез, ул үз нәтиҗәсен бирәме?
– Яктылык кайтаручы элементларның кеше гомерен саклап калуда булган әһәмияте бик зур. Әлеге элементлар авылдан читтә йөрүче һәрбер җәяүледә булырга тиеш. Шул ук вакытта, бигрәк тә балаларда, бистә, авыл эчләрендә йөргәндә дә яктылык кайтаргыч элементларны булдыруны сорар идек. Хәзер көннәр кыска, кич тиз караңгылана, шуңа да балалар мәктәптән яки мәктәптән тыш түгәрәкләрдән кайтканда, зурлар эштән кайткан чакта машина йөртүчеләргә ерактан ук күренеп торсыннар өчен әлеге элементларны киемнәрнең һәм сумкаларның күренеп тора торган җирләренә тагып кую зарур. Бу элементларның бүгенге көндә сатуда бик күп төрлеләре бар, шулай ук ул хәзер кайбер киемнәргә дә тегелә, шуңа аның үзеңә ошаганын сайлап алу авыр түгел. Зурлар да, балалар да аны тормышны саклап калырга ярдәм итүче итеп күреп, гел тагып йөрсеннәр иде. Районыбызда узган ел җәяүлеләр катнашында булган өч һәлакәттә дә әлеге элементлар булмау зур фаҗигагә китерде – өч җәяүленең гомере өзелде.
Редакциядән: хөрмәтле райондашларыбыз, «Юл – чак-рымнар йомгагы» проекты аша ДАИ хезмәткәрләренә сорауларыгыз бар икән, 2-62-53 телефонына шалтыратып бирә яки газетабызның электрон поч-тасына юллый аласыз, адресы: BaltasiRed2005@yandex.ru.
Мөрәҗәгать
Балалар юлларда бәлагә юлыкмасын өчен әти-әниләрнең бик игътибарлы булуларын сорар идем. Кышын урамнарда эттереп, өеп куелган кар өемнәре була, балалар шуларга менеп, машиналар йөри торган юлларга шуып төшәләр. Шушы урында берничә ел элек булган бер мисал китерәсем килә. Көек авылының урамы аска таба авыш бит инде. Шунда капка төбеннән шуып чыгып, машина астына бала керү очрагы булды. Моны булдырмас өчен иң беренче чиратта бала караучысыз калырга тиеш түгел, икенчедән, балаларга мондый җирдән шуарга ярамаганлыгын кат-кат искәртергә кирәк.
Тагын шуны әйтәсем килә, шугалакларга тимераякта шуарга баручы балаларның кайберләре өйләреннән үк тимераякларын киеп чыгып китеп, шуның белән баралар. Ә бит шуннан барганда да аягы шуып китеп, машина астына керү куркынычы бар. Әти-әниләр балаларына бик тә игътибарлы булсын иде. Бу шулай ук чаңгы белән юл читеннән йөрүчеләргә дә кагыла.
Фото: Дәүләт инспекциясенең Балтач бүлекчәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев