Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Тулы бер авыл юкка чыккан дигән сүз»

Узган атнада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Министрлар Кабинетының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча утырышы булып узды. Чара барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Узган атнада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Министрлар Кабинетының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча утырышы булып узды. Чара барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

«Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре — бәрелешү һәм җәяүлеләрне таптату», — дип ассызыклап узды ТР Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Рөстәм Гарипов. Каршы як полосага чыгу сәбәпле килеп чыккан бәрелешүләрдә һәлак булучылар саны да күп. Шоферлар шуны исләреннән чыгармасын иде, узарга рөхсәт ителгән җирдә дә каршы як полосага чыкканда һәрбер шофер бик игътибарлы булырга тиеш. Ә инде җәяүлеләргә килгәндә, алар машиналар йөри торган юлга чыкканда мине күрәләрме икән дигән уй белән чыгарга тиешләр. Татарстанда җәяүлеләрне таптату нәтиҗәсендә 67 кешенең гомере өзелгән, тәүлекнең караңгы вакытында булган һәлакәтләрдә 42 җәяүле вафат булган. 

— Безнең төп бурычыбыз — мөмкин кадәр күбрәк кешенең гомерен саклап калу, — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

ТР Рәисе 2013 елдан 2023 елга кадәр юл-транспорт һәлакәтләре динамикасына да игътибарны юнәлтте. Мәсәлән, 2013 елда Татарстанда 5410 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән булса, аларда 709 кеше һәлак булган, 7032 яраланган, 2017 елда — 4690 юл-транспорт һәлакәте, 379 кеше һәлак булган, 5698 кеше яраланган, 2022 елда — 3353 юл-транспорт һәлакәте, 306 кеше һәлак булган, 4145 кеше яраланган. 2023 елның 11 аенда рес-публикада 3076 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 250 кеше һәлак булган, 3674 кеше яраланган.

Район юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе җитәкчесе Айдар Хәйретдинов быел респуб-лика юлларында һәлак булган 250 кешене күз уңында тотып, тулы бер авыл юкка чыккан дигән сүз бит бу дип искәртеп үтте. 

Инде үзебезнең районда булган юл-транспорт һәлакәтләренең 11 айлык нәтиҗәсен карап үтсәк, 17 җитди юл-транспорт һәлакәте булып, аларда ике җәяүленең гомере өзелгән һәм 23 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Әлеге һәлакәтләрнең унысы торак пунктлардан читтә булса, җиде очракта бистә һәм авыл урамнарында аварияләр теркәлгән. Төрләргә бүлеп караганда, сигез очракта җәяүлеләрне бәрдергәннәр, ике тапкыр велосипедчылар белән авария теркәлгән һәм җиде очракта кара-каршы бәрелешү. 

2023 елда руль артына алкоголь кулланган килеш утырган 68 шофер тоткарланган, шундый бер шофер гаебе белән һәлакәт тә теркәлгән. Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителеп тә машина белән идарә иткән бер шоферның транспорт чарасы конфискацияләнгән.

Балигъ булмаганнар катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең артуы да борчый. 11 ай эчендә районда 16 яшькәчә булган балалар катнашында 6 һәлакәт теркәлгән. Юл кагыйдәләрен бозучы укучыларга карата 18 карточка тутырылган. Һәрберебез өчен балаларыбызның гомере бәһасез. Менә шуны балаларга «үрнәк» күрсәтеп, юлны тиешле булмаган җирләрдән кисеп чыккан вакытта да истә тотсак иде. 

Алда Яңа ел бәйрәмнәре, каникуллар, димәк, балалар күпчелек вакытларын урамда үткәрәчәк. Машина йөри торган юлларга якын җирдә уйнарга ярамаганлыгын, сак булырга кирәклеген балаларның исләренә төшереп үтү дә артык булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев