Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Укучыбыздан сорау

Хәзер машина йөртү таныклыгының электрон формасы гына да бар, диләр. Бу дөресме?

Аның белән ничек кулланырга соң? Телефонда интернет булмаган очракта инспекторларга аны ничек күрсәтеп була?

Бу сорауга җавапны Дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов бирде:

— Машина йөртү та-ныклыгы булган кеше телефонына «Госуслуги Авто» мобиль кушымтасын урнаштыра. Анда теркәлеп, машина йөртү таныклыгы һәм транспорт чарасын теркәү турындагы документның (свидетельство о регистрации ТС) мәгълүматларын кертә. Шуннан соң кушымта документны QR-код рәвешенә әйләндереп бирә.

Электрон таныклыкны тикшерер өчен интернет кирәкми. Инспектор QR-кодны махсус мобиль планшет ярдәмендә укый. Электрон документка күчү мәҗбүри түгел, шулай да без киңәш итәр идек, чөнки бу бик уңайлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: права