Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Ун көн эчендә ТР таксистларына 1,5 меңнән артык штраф язганнар

Гыйнвар аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре таксистлар гаебе белән аварияләрне киметү өчен профилактик операция үткәрделәр.

Ун көн эчендә ТР таксистларына 1,5 меңнән артык штраф язганнар. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

11 гыйнвардан 20 гыйнварга кадәр Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре такси йөртүчеләр гаебе белән аварияләрне киметү өчен профилактик операция үткәрделәр.

Операция вакытында инспекторлар таксистларның кешеләрне ташуга рөхсәте, Россия машина йөртү таныклыгы, юл битләре бармы-юкмы икәнлеген, шулай ук автомобильнең техник торышын тикшерде.

Күрсәтелгән ун көн эчендә 6 меңгә якын җиңел такси тикшерелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен таксистларга 1,5 меңнән артык штраф язылды. Моннан тыш, 5 очрак - исерек таксист, 6 очрак - машина йөртүченең правасы булмаган, шулай ук тиешле рөхсәттән башка пассажирларны йөртү буенча 47 очрак ачыкланган.

Моннан тыш, тикшерелгән 95 машинаның техник яктан төзек булмавы ачыкланды, аларның 14енең руль һәм тормозларга бәйле төзексезлекләре бар иде.

Таксистлар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау эше дәвам итәчәк.

 

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: такси