Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Урамга чыкса, юл аркылы үтәсе

9 айлык мәгълүматларга караганда, республикада балалар катнашы белән 474 юл һәлакәте теркәлде, анда 10 бала үлде, 491 бала төрле тән җәрәхәтләре алды.

Районыбызда да балалар катнашы белән 2 һәлакәт  теркәлде, шуларда 2 бала яраланды. 1 бала пассажир булса, икенчесе җәяүле һәм үзе үк тә гаепле.

Балаларның көзге каникуллары. Каникул вакытында балалар өйдә генә утырмый. Урамда алар юл аркылы чыгарга мәҗбүр булалар. Төрле юл һәлакәтләренә дучар булмасыннар өчен балаларыбызга кат-кат юл кагыйдәләрен исләренә төшереп торсак та артык булмас. Ә инде җиде яше тулмаган баланы үзен генә урамга чыгару бөтенләй ярамый. Кичләрен караңгы бик тиз төшә. Баларыбызның иминлеге өчен киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булдыру – аларның гомерен саклап калу өчен бик тә кирәк. Караңгы вакытта шоферга, кара киемнән дә  булса, җәяүлене күрү кыенлаша, ә яктылык кайтарткычлар күрү аралыгын 3 тапкырга кадәр арттыралар. Яктылык кайтарткычларны җәяүлеләрнең барысына да тагып йөрсә дә артык булмас, чөнки статистика буенча җәяүлене бәрдерү күбрәк карангы вакытта җәяүлене күрмәү сәбәпле килеп чыга.

2017 елның 1 июленнән юл хәрәкәте кагыйдәләренә 7 яшьлек баланы машинада арткы урындыкта каеш белән эләктереп йөрергә дә ярый дигән үзгәрешләр керсә дә, баланың куркынычсызлыгы өчен Юл хәрәкәте инспекциясе 11 яшькә кадәр креслода утыртып йөртергә киңәш итә. Ә алдагы урындыкта 11 яшькә кадәр креслога утыртып йөртү мәҗбүри.

Хөрмәтле әти-әтиләр, иң зур байлыгыбыз – балаларыбызга игътибарлы булыйк! Беребезгә дә балалар хәсрәте күрергә язмасын! Юлларыбыз хәвеф-хәтәрсез, имин булсын!

Лилия ҺАДИЕВА

Балтач Юл хәрәкәте инспекциясе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юллларда