Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Урманда 13 һәм 14 яшьлек ике бала югалган

Бәхеткә, балалар исән. Бу — иң мөһиме!

Иглин районында 10 августта, урманда югалган балалар табылган, дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Шимбә көнне полициягә 13 һәм 14 яшьлек ике яшүсмернең югалуы турында гариза килгән. Аларның әти-әниләре әйтүенчә, балалар урманга гөмбә җыярга киткән һәм кичкә өйләренә кайтмаганнар.

Әти-әниләре тарафыннан уңышсыз эзләүләрдән соң алар полициягә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Югалган балаларны эзләүгә полиция хезмәткәрләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, волонтерлык оешмалары җәлеп ителгән.

Бәхеткә, эзләү чаралары нәтиҗәсендә балаларны урманда исән-сау тапканнар.

Шимбә югалган балаларны якшәмбе көнне иртәнге сәгать 11дә кинологлар тапкан. Бәхеткә, балалар исән. Бу — иң мөһиме.

Бу турыда Балтач таңнары газетасы сайты хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига