Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Узган ел 7 меңнән артык татарстанлы каеш такмыйча камерага эләгеп штраф түләгән

Узган елның 1 июленнән әлеге система куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрүче машина йөртүчеләрне һәм пассажирларны таный башлады.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе республика территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны фото-һәм видеофиксация системасын куллануны дәвам итә.

Узган елның 1 июленнән әлеге система куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрүче машина йөртүчеләрне һәм пассажирларны таный башлады. Закон буенча, мондый хокук бозу өчен 1000 сум штраф каралган.

Узган ел куркынычсызлык каешыннан башка йөргән өчен җиде мең ярымнан артык татарстанлы штрафка тартылган.

Казанда 19 юллар чаты сулга тыелган борылышны теркәп торучы камералар белән җиһазландырылган. Шундый ук камералар Яр Чаллының 6 юллар киселешендә эшли.

2021 ел нәтиҗәләре буенча, тыелган урында сулга борылу яки капма-каршы якка борылу өчен 191 меңнән артык машина йөртүчегә штраф салынды. Мондый хокук бозу өчен штраф күләме 1000 сумнан 1500 сумга кадәр тәшкил итә.

ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, бу камераларның нәтиҗәлелеген статистика раслый. Әйтик, 2020 ел белән чагыштырганда, узган ел Казанда юл-транспорт һәлакәтләре саны 23% - ка кимегән.

«Мондый приборлар белән тәэмин итү эше Казанда гына түгел, республиканың башка шәһәрләрендә дә дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеген искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра", - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү үзәге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айдар Вәлиев.

Чыганак: ТИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штрафлар