Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Ваемсызлыкның да бер чиге булырга мөмкин (+фото)

2021 елның әле бер генә аен тәмамладык, ләкин шул ара эчендә дә ничәмә сабый гомере өзелде...

Юлларда көн саен һәлакәтләр булып тора. Аларда кемнәрнеңдер газизләре җәрәхәтләнә яки гомерләре өзелә. Андыйлар турында ишеткәч авыр булып куя. Бигрәк тә балалар үлемен ишетү җанны өшетә.

Тугыз ай буе карыныңда йөрткән сабыеңны бер мизгелдә югалту, кара җир куенына салу әйтеп бетергесез йөрәк ярасы бит ул. Шуңа да без балага гомер генә бүләк итү белән чикләнергә тиеш түгел, сабый дөньяга аваз салуга аны машинада имин йөртүебез дә төп бурычыбыз булып тора. 2021 елның әле бер генә аен тәмамладык, ләкин шул ара эчендә дә ничәмә сабый гомере өзелде, ә сәбәбе... әлбәттә, саксыз булуыбызда. Район ЮХИДИ бүлеге китергән саннарга күз салсак, узган ел республикада балигъ булмаган балалар катнашында 465 юл һәлакәте теркәлгән, анда 9 кеше вафат булган, 496сы төрле тән җәрәхәтләре алган.
Быелның гыйнвар аенда гына да бала җаны кыелган берничә һәлакәт булды. 5 гыйнвар көнне Әлмәт районында чит ил маркалы автомобиль йөртүче (1976 елгы) алда барган машинаны узарга чыгып, каршыга килүче «ВАЗ» белән бәрелешә. Нәтиҗәдә өч балигъ булмаган пассажир имгәнүләр белән хастаханәгә салына. 10 көннән соң шуларның берсе - 15 яшьлек яшүсмер вафат була, ул иминлек каешын такмаган булган. 21 гыйнвар көнне Саба районында «ВАЗ» машинасы шоферы (1995 елгы) шулай ук каршы як полосага чыга һәм «КИА» машинасы (1986 елгы шоферы) белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, «ВАЗ» шоферы, аның 6 айлык улы һәм 1946 елгы пассажиры һәлак булалар. Бала автолюлькада булса да, тиешенчә утыргычка беркетелмәве, аның гомерен өзә. 24 гыйнвар көнне Тукай районында чит ил машинасын йөртүче 1965 елгы ир-ат шулай ук каршы як полосага чыга һәм «ВАЗ» машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, 4 айлык пассажир баланың гомере өзелә. Һәлакәт вакытында ул әнисенең кулында булган. Шушындый авыр югалтулар булмасын өчен Дәүләт автомобиль инспекциясе искәртә: иң беренче чиратта һәрчак юлларда кагыйдәләрне үтәп йөрергә кирәк, икенчедән РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, балаларны җиңел машинада йөрткәндә, аларны алгы утыргычта 12 яшькә кадәр, ә арткы утыргычта 7 яшькә кадәр махсус утыргычка утыртырга кирәк. Шулай ук әлеге утыргычлар баланың буена һәм авырлыгына туры да килергә тиеш. Моннан тыш ЮХИДИ инспекторлары 12 яшькәчә барлык балаларны арткы утыргычта да махсус креслода йөртергә киңәш итә. Ә инде 12 яшьтән өлкән балалар һәрчак иминлек каешы куярга тиешләр. Шушы кагыйдәләрне искәртү максатыннан, 3 февраль көнне бистәнең бишенче номерлы балалар бакчасы һәм Балтач гимназиясе янында «Бала — төп пассажир» чарасы үткәрелде. Анда гимназиянең бертөркем яшь инспекторлары, ЮХИДИ хезмәткәре Рәниф Галимбәков, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева, «Форпост» отряды һәм аның җитәкчесе Фердинанд Гыйлемҗанов катнашты. Чараның төп максаты – машинада балаларны йөрткәндә аларның иминлеген саклау иде. Акция барышында дистәләгән машиналар туктатылды. Шоферларга истәлек буклетлары тапшырылды, ә балаларга бик кызыклы һәм файдалы китаплар бүләк ителде. Әлеге буклет-китапларда балаларны һәрчак махсус утыргычта йөртергә кирәклеге искәртелгән булса да, һәрбер әти-әни китаптан башка да бу мәсьәләне аңларга һәм баласының гомерен саклап калу өчен барын да эшләргә тиеш. Шуны онытмыйк, ваемсызлыкның да бер чиге булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев