Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Вакытлы һәм урынлы ярдәм

Район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре – полиция лейтенанты Рәниф Галимбәков белән полиция өлкән сержанты Равил Вәлиев рейд вакытында кюветка төшкән машинага юлыга.

Узган ялларда Балтач-Шәмәрдән трассасында, төгәлрәге Бөрбаш авылы янында «МАЗ» йөк машинасы шоферы идарәне югалтып, юл кырыена төшеп китә. Нәтиҗәдә, фура карда батып кала. Чираттагы рейд вакытында әлеге күренешкә тап булган район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тиз арада трактор чакырта.

– Трактор ярдәме белән йөк машинасын тартып чыгара алдык. «МАЗ» шоферы рәхмәт белдереп, юлын дәвам итте, – дип сөйли Рәниф Галимбәков.

Бәхеткә, шофер кешегә зыян килми. Ә ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренең вакытлы һәм урынлы ярдәме юлчыны мең бәладән коткара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм