Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Велосипедта баручы балаларны йөк машинасы таптаган, барысы да һәлак булган

Йөк машинасы таптаган һәм качып киткән.

23 августта Ставрополье краенда Пятигорск шәһәре янында трассада 11, 12 һәм 13 яшьлек балалар велосипедта барганда һәлак булган. Аларны йөк машинасы таптаган һәм качып киткән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Авария 16. 30 сәгатьтә «Обход города Пятигорска» трассасының 3нче километрында була. ЮХИДИ белешмәсе буенча, йөк ташый торган «Газель» дистанция сакламый һәм яшь спортчыларны таптаган. 3 бала да урында ук үлә. «Газель» белән Петровский округында яшәүче 33 яшьлек ир-ат идарә иткән.

Крайның спорт министры Борис Семеняк сүзләренчә, балалар маунтинбайк буенча ярышлардан кайтып килгән. «Ярыш берничә көнлек. Кайтканда алар протоколны бозып, үзләре кайтырга чыккан, тренер машинада алдан барган», — ди ул.

Якынча белешмә буенча, спортчылар тренер белән бара, тик, нигәдер, ул колонна алдыннан җиңел машинада була.

Төбәк башлыгы Владимир Владимиров мәрхүмнәрнең якыннарының кайгысын уртаклашкан.

РИА Новости белешмәсе буенча, балаларны таптаган «Газель» йөртүчесен тоткарлаганнар. Аңа гаепләү белдерелгән. Башта авария урыныннан качып киткән йөртүче, тоткарлагач, гаебен тулысынча таныган. Аңа карата җинаять эше ачылган.

«Комсомольская правда» соңрак хәбәр иткәнчә, мәрхүм балалар шөгыльләнә торган 4 нче спорт мәктәбендә тренер булган хатын-кыз тоткарланган. Ул балаларны карарга тиеш булса да, колонна алдыннан машинада барган. Бу — балаларның иминлеге кагыйдәләрен боза.

«Ул мәктәп укучыларының тизлекле автомобиль трассасында тренировка процессына юл куйган. „Обход Пятигорска“ Р-217 юлы участогында велосипедчы 3 спортчы бала авариядә үлде», — диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Тренерны 10 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига