Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Әй юллар, юллар!!!

Карлы юл, әлбәттә машина йөртүчеләр өчен кыенлыклар тудыра, зур игътибарлылык таләп итә. Кышкы юлда зур тизлектә идарә итү, каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән плосага чыгу аяныч һәлакәтләргә китерергә мөмкин.

Ябалак-ябалак карлары белән җиһанга ап-ак кыш килде. Бөтен табигать аклыкка күмелде. Кыш килгәч аның салкын, карлы-буранлы көннәре дә булып тора. Карлы юл, әлбәттә машина йөртүчеләр өчен кыенлыклар тудыра, зур игътибарлылык таләп итә. Кышкы юлда зур тизлектә идарә итү, каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән плосага чыгу аяныч һәлакәтләргә китерергә мөмкин. Юлга чыккач тизлекне юл шартларын, һава торышын исәпкә алып идарә итәргә кирәк. Ачыклыктан ябык урыннарга килеп кергәндә карт көртләре булу мөмкинлеген һәм шушы кар көртләренең машинаны каршы як полосага алып ату мөмкинлеген истә тотарга кирәк.

Республикабызда кыш башланганнан мондый юл-транспорт  һәлакәтләре күп теркәлгән. Кызганычка каршы Балтач районында да 21 ноябрь көнне Казан-Малмыж юлының 93 километр 700 метрында булган юл һәлакәтендә 1 кеше  һәлак булды, 3 кеше тән җәрәхәтләре алды. Машиналар юл шартларын исәпкә алмыйча зур тизлектә барып һәм каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән плосага чыгып бәрелештеләр. Мондый аяныч хәлләргә тарымас өчен Балтач районы ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләрне юлда игътибарлы булырга, машинаны кумаска, юл шартларын исәпкә алып идарә итәргә чакыра.

 

Балтач районы ЮХИДИ бүлеге.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар