Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Яңа Чишмә районында юл һәлакәтендә ике кеше үлгән

“МАЗ” кызу килеп, каршы як хәрәкәт юлына чыккан һәм җиңел автомобиль өстенә ауган.

(Казан, 15 март, “Татар-информ”). Яңа Чишмә районында йөк машинасы авып, “Лада” машинасын йөртүче һәм пассажир һәлак булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Көндез Әзи – Шонталы юлының 38нче чакрымында “Маз” йөртүчесе тизлекне арттырып, каршы як хәрәкәт полосасына очып чыккан һәм идарәне югалткан. Шуның аркасында йөк машинасы “Лада Калина” җиңел автомобиле өстенә ауган.

Һәлакәттә 27 яшьлек җиңел машина йөртүче һәм аның 51 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп