Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Яңа юл билгеләре барлыкка килгән? (+фоторепортаж)

9 октябрь көнне Балтач гимназиясенеңн бишенче класс укучылары арасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган «Юл билгеләре илендә» дигән КВН үткәрелде.

Укучылар 3 команда булып, иң беренче үзләренең исемнәре  белән таныштырып үттелә,  аннары ребус чиштеләр, юл билгеләренен дөрес исемнәрен атадылар, юл билгеләренен нинди төркемгә керүен билгеләделәр, сканворд чиштеләр. Һәр классның җанатарлары да тик кенә утырмады, алар яңа юл билгесе уйлап таптылар һәм аның кайда, нәрсә өчен кулланылуын аңнлаттылар. Барлык чаралардан соң жюри нәтиҗә чыгарды, барлык катнашучылар «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасы тарафыннан бүләкләнде. Кичә ахырында дәүләт инспектор Р. Галимбеков укучыларга үзеңне юлда дөрес тоту кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрде, ә Л. Һадиева  укучыларны «Сакла» сайты, андагы конкурслар белән таныштырып китте.

Лилия Һадиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев