Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Яңа закон авариягә тарыган машинаны юлдан читкә алырга куша

1 июльдән Россиядә юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Авариягә очраган машиналар башка транспорт чараларының хәрәкәте өчен авырлык тудырса, юл-транспорт һәлакәтендә үлүче һәм җәрәхәтләнүчеләр булмаса, йөртүчеләр машиналарын юлдан алырга бурычлы.

Әмма күпләр полиция хезмәткәрләреннән башка юл-транспорт һәлакәтен теркәүне ничек башкарырга кирәклеген белми. Әгәр авариягә эләккән кешеләр юл-транспорт һәлакәтенең шартларына бәя биреп, уртак нәтиҗәгә килсә, полиция вәкилләрен чакырып тормаска да мөмкин. Аңлашылмаучанлыклар чыккан очракта ЮХИДИ идарәсенә һәлакәтне теркәүне сорап шалтыратырга кирәк. Бу очракта юлдан машиналарны алыр алдыннан авария белән бәйле бөтен мәгълүматны фото һәм видеога төшерергә кирәк. Һәм гадәттән тыш хәлне теркәү өчен ЮХИДИ идарәсенә килергә кирәк.

Яңа закон гамәлгә кергәнгә инде 1 ай вакыт узып бара, ләкин күпләр бу мөмкинлектән файдаланырга ашыкмый. Алар юл-транспорт һәлакәтен теркәү өчен сәгатьләр буе полиция хезмәткәләре килгәнне көтеп утыруны өстенрәк күрә. Шунысын истә тотарга кирәк: юл йөрү кагыйдәләренә буйсынмаган затларны махсус штрафка тартырга мөмкиннәр. Аның күләме - 1 мең сум.

Юл-транпспорт һәлакәтен теркәү кагыйдәләрен белмәүчеләргә идарәчелекнең рәсми сайты ярдәмгә килә. Анда (gibdd.ru) махсус мәгълүмати-белешмә ресурс эшли. Сайтның "Юл-транспорт һәлакәтен теркәү" бүлегенә (www.gibdd.ru/assistant/dtp) керәсең, андагы сорауларга җавап бирәсең. Бу эш сез юлыккан юл-транспорт һәлакәтенә туры килә торган алгоритмга туры китереп башкарылырга тиеш. Интернетка чыгу мөмкинлеге булмаган очракта, юл-транспорт һәлакәтен теркәү ысулларының блок-схема форматын күчереп алып яныгызда йөртсәгез дә була.
Чыганак: интертат-ру
Фото: http://avto-flot.ru/img/blog/NoDriverInInsurance5.jpeg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250