Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Якташыбыз, Эльвира Ибраһимованың юл-транспорт һәлакәтендә гомере өзелгән

Таузар авылы кызы, «Ярдәм» мәчетендә, «Болгар FM»да, «Биектау FM»да эшләгән Эльвира Ибраһимова һәлак булды.

Бүген Казан-Малмыж юлының 31нче чакрымында, Бөреле тимер юл станциясе тирәсендә зур авария булган. Журналист Эльвира Ибраһимова (күпләр аны Мутавалова дип белә) идарә иткән 13нче модель "Лада" һәм SCANIA йөк машинасы бәрелешә. Эльвира һәлак була.

Эльвира «Болгар FM»да, «Биектау FM»да, башка матбугат чараларында эшләде. Соңгы көненә кадәр "Ярдәм" мәчете каршындагы тернәкләндерү үзәгендә хезмәт куйды. Никахлар, хәләл мәҗлесләр алып барды. Аның ягымлы, тынычландыра торган тавышы күпләрне әсир итә иде.

Якыннары, туганнары һәм хезмәттәшләренең тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.
Урыны җәннәт түрләрендә булсын.
Чыганак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250