Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Яктылык кайтаручы элементлар булмауга кисәтү ясалды. Ә синдә ул бармы?

Юлдагы куркынычсызлыкны булдыру безнең уртак максат

Бүген район ЮХИДИ бүлеге һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева “Балтач гимназиясе” яшь инспекторлары белән берлектә “Күренеп тор!” дигән акция үткәрделәр. Аның төп максаты - тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә куркынычсызлыкның төп кагыйдәләрен ныгыту, балаларның яктылык кайтаручы элементлар һәм аларны йөртү турында белемнәрен баету, тәүлекнең караңгы вакытында балаларның куркынычсызлыгы өчен ата-аналарның җаваплылыгын арттыру иде. Яшь инспекторлар укучыларның рюкзакларында яктылык кайтаручы элементлар булу-булмавын һәм машина йөртүчеләрдә яктылыкны кайтаручы жилетларны тикшерде. Кызганычка каршы, кайберләрендә алар юк иде. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары мондый кагыйдә бозучыларга кисәтү ясадылар, тәүлекнең караңгы вакытында күренеп тору мөһимлеге турында сөйләделәр һәм машина йөртүчеләр белән җәяүлеләргә яктылык кайтаручы әлеге элементларны бүләк иттеләр. Мондый акцияләр игътибарлы җәяүлеләр тәрбияләргә ярдәм итәр һәм шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларга да юлдагы куркынычсызлыкны булдыру безнең уртак максат булуын аңлата алыр дип ышанабыз.

Район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев