Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Җәяүле дөресме, әллә шофермы (+фото)

Көзнең җайлап кышка таба авыша баруы ул юллардагы иң зур куркынычны тудыра торган чор. Бу бигрәк тә җәяүлеләр күп йөри торган урыннарга кагыла. Ә андыйлар, аңлавыбызча, ул мәктәп һәм балалар бакчасы яннары.

Кичке якта җәяүлеләр кичүеннән чыгучыларны да шәйләп бетерүе бик авыр. Беренчедән, кичке сәгать бишкә кадәр багана уты әле янмый, икенчедән, күпчелек җәяүлеләрдә яктылык кайтаргыч элементлар юк.

Бистәбезнең өченче һәм дүртенче номерлы балалар бакчасы янәшә генә урнашкан. Димәк, бу тирәдә иртән һәм кичен һәрчак балалар килеп чыгу ихтималы зур булуын шоферлар да аңлап эш итәргә, тизлекләрен киметергә тиеш тә бит, тик андыйлар сирәк. Шулай да, дүртенче номерлы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Марина Муллагалиева тәкъдиме белән, күптән түгел шоферларның игътибарын тикшереп карарга булдык (рәсемдә). Балаларыбыз белән бергә җәяүлеләр кичүеннән юлны аркылы чыгып, туктап үткәргән шоферларга рәхмәт әйттек. Биредә көн саен йөрәкләр «табан астына төшәрдәй» мизгелләр булмый калмый. Әти-әнинең һәм баланың гына саклануы кайчак җитеп тә бетми, газ педаленнән аягын аласы урынга катырак баскан шоферлар да, кызганычка, күп районыбызда. Андыйлар белән ЮХИДИ хезмәткәрләре дә һәрчак тиешле юнәлештә эш алып бара, ләкин аңлату барышында кулланган сүзләр хәтердән тиз сызыла.  Шулай ук район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов әти-әниләргә дә зур мөрәҗәгатен җиткерә, һәрбер бала яктылык кайтаргыч элементлар белән тәэмин ителгән булсын иде, ди ул.

Җәяүлеләрнең һәм шоферларның юлларда тиешле таләпләрне үтәмәгәне өчен нинди җәзалар карала соң? Россиядә җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләрне уздырмаган өчен машина йөртүчеләргә штраф күләмен 2,5 мең сумга кадәр арттыралар, моңарчы ул 1,5 мең сумны тәшкил итә иде.

Ә инде яктылык кайтарткыч элемент такмаган җәяүлеләргә килгәндә, алар 500 сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Дөрес, шоферлар да, җәяүлеләр дә бу штрафларны түләр дә онытыр, тик өзелгән кеше гомерләре генә безнең өчен бик зур бәягә төшәсен онытмасак иде һәм әлеге бәя сумнарда исәпләнми.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яктылык кайтаргыч элементлар