Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Ярый әле диварга бәрелгән, кешегә түгел...

Бүген иртән районыбыз үзәгендә җимерелгән машина күреп, күпләр аптырашта калды. Нәрсә булган, дип.

Балтачта авария! Кагыйдә бозу, тизлек һәм сәламәтлеккә зыян килү...

Бүген иртән районыбыз үзәгендә җимерелгән машина күреп, күпләр аптырашта калды. Нәрсә булган, дип. Әлеге юл һәлакәте буенча тулы мәгълүмат алыр өчен район ЮХИДИ бүлегенә хәбәргә чыктык.

- 2 июль көнне иртәнге сәгать 5 тулып 50 минутта AUDI A6 автомобиле белән идарә итүче шофер кагыйдәләрне бозып, Нормадан Кече Лызига таба Балтачның Ленин урамыннан, ягъни тиешсез юнәлештә (бу юнәлештә керү тыелган, чөнки анда кагыйдә буенча капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итү каралган) хәрәкәт итә. Тиешле тизлекне сакламау аркасында ул идарәне югалта һәм бәрелә. Машина йөртүчене төрле тән җәрәхәтләре белән район үзәк хастаханәсенә озаталар, - дип хәбәр иттеләр ЮХИДИ инспекторлары.

Хөрмәтле райондашлар, көн дә республикабыз буенча төрледән-төрле фаҗигале аварияләр булып тора. Бүген Балтачыбызда булганы да бик аяныч хәл. Ярый әле әлеге шофер каршына башка машина йөртүчеләр яки җәяүлеләр очрамаган. Сак булыйк, үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк.

Фото: район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте авырия