Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Яшь ярымлык бала автокресло ярдәмендә юл һәлакәтендә исән калган

17 нче гыйвар көнне республиканың Менделеевск районында М7 трассасында юл-транспорт һәлакәте булган.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда яшь ярымлык бала автокресло ярдәмендә куркыныч юл-транспорт һәлакәтендә исән калган.

«Татар-информ»га кичә республиканың Менделеевск районында М7 трассасында «Мицубиси», «Фольксваген» һәм «КАМАЗ» зур йөк машинасы бәрелешкәнен республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Авариядә Япония автомобилен йөртүче һәм аның 25 яшьлек хатыны зыян күргән. Шулай ук машинада автокреслода  яшь ярымлык сабый була. Бала дөрес итеп сайлап алынган җайланмада йөргәнгә күрә, бернинди җәрәхәтләр дә алмаган.

«Балалар өчен җайланмалар юл-транспорт һәлакәтләрендә җәрәхәтләр алу һәм үлем очраклары булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы булып тора», - дип искәрттеләр Дәүләт автоинспекциясендә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте автокресло