Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Яшел ут-2022» җиңүчесе билгеле. Кем дисезме?

«Яшел ут-2022» республика конкурсының муниципаль этабында районның 12 тәрбиячесе һәм 5 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнашты

Балаларны юлларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтү буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген активлаштыру максатыннан, районның мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм аларның тәрбиячеләре арасында «Яшел ут-2022» республика смотр-конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды.

Әлеге конкурс ике этапта узды: читтән торып үткәрелгән этапта жюри әгъзалары конкурс документациясен нигезләмә таләпләренә туры килү-килмәүгә тикшерде, тапшырылган материалларны өйрәнде һәм беренче этап нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган конкурсантлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә имтихан тапшырдылар, шулай ук беренче кечкенәләр төркеме балалары белән дәресләр күрсәттеләр.

«Яшел ут-2022» республика конкурсының муниципаль этабында районның 12 тәрбиячесе һәм 5 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнашты. «Яшел ут-2022» республика конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре булып бистәнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында түбәндәге тәрбиячеләр танылды: 1 урын - Заһидуллина Энҗе Габделфәрт кызы (Балтачның 4нче номерлы балалар бакчасы), 2 урын - Галиева Алия Тәбрис кызы (Балтачның 2нче номерлы балалар бакчасы), 3 урын - Закирҗанова Ландыш Рафил кызы (Балтачның 5нче номерлы балалар бакчасы).

Авыл балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында 1 урынны Исрафилова Раилә Мөхәммәтфатых кызы (Бөрбаш балалар бакчасы) яулады, 2 урында Ногманова Ләйсән Рәшит кызы (Норманың «Тургай» балалар бакчасы) һәм 3 урында Хәсәнова Илүзә Фидарис кызы ( Карадуган балалар бакчасы).

Мәктәпкәчә учреждениеләре арасында: Балтачның 5нче номерлы балалар бакчасы җиңүче булып танылды, 2 урында Балтачның 3нче номерлы балалар бакчасы, 3 урында - Балтачның 4нче номерлы балалар бакчасы, авыл балалар бакчалары арасында 1 урында Салавыч балалар бакчасы, 2 урында Чепья балалар бакчасы.

«Яшел ут-2022» конкурсының республика этабында район данын Заһидуллина Энҗе Габделфәрт кызы һәм Салавыч балалар бакчасы яклаячак.

Лилия Һадиева,

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев