Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Язгы каникуллар вакытында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре "Бала - төп пассажир!" чарасы үткәрә.

Балтачта "Бала - төп пассажир!" чарасы үткәрелү нинди яңарышларга таянып үткәрелә, тулырак язмабызда

2020 елның 19ыннан 31 мартына кадәр, язгы мәктәп каникуллары чорында, Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт автоинспекциясе балалар өчен юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча "Бала - төп пассажир!" чарасы үткәрә.

Юл-патруль хезмәте нарядлары автомобильләрдә яшь пассажирларны йөртү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларга юл куймауга юнәлдереләчәк.

2020 елның 2 аенда Татарстан Республикасында балалар катнашында 59 Юл-транспорт һәлакәте булган, аларда өч бала һәлак булган һәм 65 кеше тән җәрәхәте алган.

Дәүләт автоинспекциясе пассажир балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны арту аеруча борчу тудыра. Агымдагы елда шундый 35 һәлакәт булган, аларда өч бала һәлак булган һәм 40ы имгәнгән (2019 елның 2 аенда 23 юл – транспорт һәлакәте булган, аларда 2 бала һәлак булган һәм 15е имгәнгән).

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 12 яшькә кадәрге алгы утыргычта балаларны йөртү, 7 яшькә кадәрге арткы утыргычта аның авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган балалар өчен тотып тору җайланмаларыннан файдаланып башкарылырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе балалар өчен тотып тору җайланмасын 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешларын эләктерергә тиеш.

ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны ташу кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча актив эш алып баралар. Әйтик, 2019 елда автоинспекторлар шундый 12 меңнән артык хокук бозу очрагын кисәткән, 2020 елның 2 аенда 2 меңнән артык хокук бозу очрагы теркәлгән. Әлеге хокук бозу өчен административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 12.23 статьясындагы 3 өлеше нигезендә өч мең сум күләмендә штраф каралган.

Полиция хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар да читтә калмаячак. Хокук бозучы бала турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен ул йөри торган белем бирү оешмасына тапшырылачак.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.

Лилия Һадиева
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет
учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлларда Бала гомере