Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

"Йөрәк тибеше сизелә иде әле..."

"Әти булырга хыяллана иде... Безнең заманда мондый игелекле, гадел һәм ачык кешене сирәк очратасың"

Кырмыскалы районында коточкыч авария булган. Исегезгә төшерәбез, анда Олыкүл авылыннан ерак түгел «КамАЗ» һәм «Газель-NEXT» йөк машиналары бәрелешкән. Нәтиҗәдә, бәрелүдән йөк машинасы юл читенә чыгып очкан һәм яна башлаган. Зыян күрүчеләргә ярдәмгә шаһитлар ташланган: машина йөртүчене «Газель» машинасыннан тартып чыгарырга тырышканнар, салонны ялмап алган утны сүндергәннәр, медикларны һәм коткаручыларны чакыртканнар.

- Анда ниләр булганын сүз белән генә аңлатырлык түгел. Мин дә шуннан уздым һәм башка машина йөртүчеләр белән бергә ярдәмгә ташландым. Без шоферны салоннан тартып чыгарырга теләдек, әмма ул кысылган иде. Пульсы сизелә иде әле, ә соңыннан... - дип искә ала авария шаһиты Руслан.

Юл полициясе хезмәткәрләре трассада һәлакәтнең үзенчәлекләрен ачыклый. Һәлак булган «Газель» шоферының танышлары һәм якыннары аның бик тәҗрибәле шофер булуын, тизлекне беркайчан да арттырмавын һәм һәрчак бик сак йөрүен раслый. Ә менә бу районда юл, чыннан да, начар хәлдә, шуңа күрә анда аварияләр сирәк күренеш түгел.

Егетнең танышлары сөйләвенчә, ул көнне егет рейста булган. Денисны белгән һәркем безнең заманда мондый игелекле, гадел һәм ачык кешене сирәк очратасың, дип раслый. Һәлак булган ирнең хатыны әле дә бу хәлгә ышана алмый.

- Денис хатынын бик яратты, алар әти-әни булырга әзерләнә иде, өлгермәделәр, - ди хезмәттәше Александр.

 

 

Фото:ufa.kp.ru

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте