Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Югары тизлек гомерләрне өзә (+фото)

440 юл транспорт һәлакәте теркәлгән??

Бүген район Советында юл хәрәкәте иминлегенең республика күләмендәге комиссия утырышы булды. Аны ТРның Премьер-министр урынбасары Шамил Хәмит улы Гафаров алып барды. Әлеге утырышта 2022 елның 4 аена нәтиҗә ясалды. Алардан күренгәнчә, республика күләмендә барлыгы 440 юл-транспорт һәлакәтләре булып, аларда 50 кешенең гомере өзелгән. 27 юл-транспорт һәлакәте алкоголь кулланып машина белән идарә итүче шоферлар гаебе белән булган һәм аларда бер кеше һәлак булган. Җәяүлеләрне бәрдерү буенча 263 һәлакәт булып, аларда 21 җәяүленең гомере өзелгән.
Аварияләр килеп чыгуның сәбәпләре төрле, киләчәктә аларны булдырмау өчен төрле тәкъдимнәр яңгырады һәм яктылык кайтаргыч элементлар булган полиэтилен пакет сумкалар булдырырга дигән бурыч куелды. 
Республиканың ЮХИДИ башлыгы Ленар Габдурахманов (Май башыннан Ленар Габдурахманов Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфасын үти башлады-З.Ф.) балаларны йөртә торган автобусларга, иминлек каешларына һәм балаларны йөртә торган махсус креслоларга игътибарны арттырырга кирәк, диде.
Аварияләрдә вафат булучыларның саны аз булмау сәбәпле Шамил Хәмитович ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналарының, МЧС һәм ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренең һәлакәт урынына максималь рәвештә тиз килеп җитүләрен бурыч итеп куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл хәрәкәте иминлеге комиссия утырышы